Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

 «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда республика нефть-газ комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстанда комплексның барлык база предприятиеләре дә  2015 елны табышлы тәмамлаганнар. Сатудан табыш үткән ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә арткан.

2015 елда база предприятиеләре 424,6 млрд.сумнан артык продукциясен   экспортка чыгарганнар, бу җыелма килернең 46,5 процентын тәшкил итә.

Республика нефть-газ комплексы җитештерүе күләмнәре 2,5 процентка арткан. Нефть чыгару – 2,9 процентка. Нефть продуктлары җитештерү – 3,7 процентка, химия продуктлары – 1,9 процентка.  

«Татнефть» компаниясе декабрь аенда нефть чыгаруны 2 млн. 386 мең тоннага җиткергән. Бер ел эчендә компания 27 млн. тонна нефть чыгарган, бу ухган ел белән чагыштырганда  2,7 процентка артык. «ТАНЕКО» НҖЗ 8,9 млн. тонна нефть продуктлары җитештергән, үсеш – 2,1 процент.

Ocsial компаниясенең наноматериаллар нигезендә продукция булдыру буенча Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлеге турында Россиядә һәм БДБ илләрендә компаниянең сатулар буенча вице- президенты Александр Зимняков сөйләде.

ЕРС GROUP Германия компаниясе директоры Йенс Хенкель Татарстанда заманча материаллар җитештерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.   

Хәбәр итүнең локаль системаларын үстерү буенча  «Ростелеком» ГАҖ планнары хакында  компаниянең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Диас Сафин мәгълүмат бирде.

Бизнесны капиталлаштыруны үстерү өчен акыл милкен яклау һәм куллану алымнары турында Финанс бизнесын үстерү буенча Мәскәү институты генераль директоры Илдар Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстан – Россиядә акыл активларына инвестицион потенциал буларак игътибар итүче бердәнбер төбәк, диде ул.

Моңа мисал сыйфатында «Татнефть»нең кыен чыгарыла торган нефть чыгару технологияләре буенча эшләнмәләрен китереп, «Акыл потенциалында акча эшли белергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шуңа бәйле рәвештә төгәл тәкъдимнәр әзерләргә һәм бу эшчәнлеккә республика комапнияләрен җәлеп итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International