2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең легаль әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлектә соңгы 5 елда берникадәр яхшырак динамика күзәтелә. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү буенча ТР дәүләт инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип билгеләп узды.
“2014 нче ел нәтиҗәләре буенча, былтыр коллегия шактый тискәре фонда узган иде, сәбәпләре дә бар иде, былтыр исә соңгы 5 ел эчендә күрсәткечләр берникадәр яхшырак. Безнең бурыч – 2016 нчы елда шушы динамиканы саклап калу, соңгы елларда югалткан позицияләрне кайтару”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы узган елда легаль продукция сату күләме 4 процентка, аракы сату күләме 1 процентка кимүен шәрехләп узды. Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда, вице-премьер Васыйл Шәйхразиев үткәргән киңәшмәләр нәтиҗәсендә, алдагы еллар белән чагыштырганда, күпкә яхшырак динамика күзәтелә. 2014 нче ел белән чагыштырганда, былтыр икенче яртыеллыкта ул 104 процент тәшкил итә, дүртенче кварталда – 109 процентка якын. “Бу эшне дәвам иттерергә, тенденцияне саклап калырга кирәк”, - дип, Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2016 нчы елда ТР вице-премьеры белән мондый киңәшмәләрне даими рәвештә үткәрергә йөкләмә бирелгәнен әйтте. Квартал саен Президент белән дә мондый киңәшмәләр үткәрүгә күрсәтмә бирелгән. Премьер-министр сүлпән эшчәнлек алып барган муниципаль берәмлекләр Президент алдында хисап тотачагы турында кисәтте. Аның фикеренчә, бу өлкәдә барлык эш юнәлешләре буенча министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләрнең гомуми эшен күрсәтә алырлык бердәм индикатор кертергә кирәк.
Гомумән алганда, Илдар Халиков алкоголь продукциянең легаль әйләнеше өлкәсенә өлеш керткән барлык министрлык һәм ведомстволарга рәхмәтен җиткерде.
Узган елгы эшчәнлектә кимчелекләрдән ул Россия Федерациясе законында җинаять, административ кодекслар тарафыннан каралган җәзаларны көчәйтә алырлык үзгәрешләргә ирешелмәгәнлекне атады. “Россия Хөкүмәте ярдәменә, Татарстан Хөкүмәтенең Дәүләт Думасы депутатлары белән тыгыз хезмәттәшлегенә зур ышаныч баглыйбыз, юкса, хокук саклау органнарының бөтен эше йолып алуга гына кайтып калачак. Бу исә кирәкле профилактика була алмаячак. Җинаятьчел юл белән акча эшләүчеләрне утыртырга кирәк. Ул 5 мең сум штрафны беренче өч көндә үк түләрлек. Бу мәсьәләдә күпкә катгыйлар булырга кирәк. Күп кенә илләрдә бу җинаять төре өчен югары җәза сроклары, җитдирәк санкцияләр карала”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы даруханәләрдән спиртлы продукция чыгару өлкәсендә башкарылган эш өчен адмнистрация башлыкларына рәхмәтен җиткерде. Бу юнәлештә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан да зур эш башкарылуын билгеләп узды. Даруханәдә спиртлы эчемлек күренсә, шундук “Халык контроле” системасына хәбәр итәргә киңәш итте.
Илдар Халиков ассызыклаганча, районнар буенча вазгыять төрлечә. “Теләче, Әтнә районнарында ел дәвамында аракы сату 112, 111 процент дәрәҗәсендә үскән. Ә Тукай, Әгерҗе, Алабуга, Спас районнарында, киресенчә, аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, 5 процентка кимү күзәтелә”, - диде ул.
Алга таба Премьер чыгышында алкоголь продукциясен җитештерү һәм сату өстеннән контроль коралы буларак Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тукталды. Аның сүзләренә караганда, Тәтеш, Актаныш районнары ЕГАИСка тоташтырылу буенча эшне төгәлләп җиткермәгән. “Әгәр ЕГАИСны гамәлгә кертү буенча финанс, оештыру проблемалары булса, “Татспиртпром” җәмгыятенә мөрәҗәгать итегез. Кыска вакыт эчендә бу проблема хәл ителәчәк”, - дип, Хөкүмәт җитәкчесе, кирәк булса, өстәмә чаралар бүлеп бирү мөмкинлеген дә әйтте.
Илдар Халиков “Татспритпром” буенча ел дәвамында яхшы эш алып барылуын билгеләп узды. “Татспиртпром” Россиядә иң эре җитештерүче булды. Алкоголь җитештерү буенча гомуми күрсәткеч 20 процентка, аракы җитештерү 24 процентка арткан. Сату күрсәткечләренә килгәндә, алкоголь сату буенча ул 126, аракы буенча 132 процент күләмендә”, - дип шәрехләп, ул шушы динамиканы саклап калуны сорады.
“Эфес” компаниясенең сыра җитештерү күрсәткечләре 10 процентка кимүе борчуга салуы турында белдерде. Ә “Булгарпиво” компаниясе сыра җитештерүне 14 процентка арттырган. “Республикада җитди маркетинг сәясәтен үткәрергә кирәк”, - диде ул.
“Без беркайчан да Татарстанда аракы сату күрсәткечләрен арттыру бурычын куймадык. Татарстанлылар аны никадәр азрак эчсә, шулкадәр яхшырак, әмма без суррогат алкоголь үтеп керүгә юл куярга тиеш түгел. Бернинди акциз һәм салым да сәламәтлектән югары була алмый. Бүген 2015 нче ел нәтиҗәләре чираттагы тапкыр хокук саклау һәм дәүләт хакимияте органнары тырышлыгы уңай нәтиҗә бирүен күрсәтте”,- дип белдерде Илдар Халиков.
2015 нче елда Татарстанда яшәүчеләр арасында алкогольдән агулану очраклары, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 24,7 процентка кимеп, 1198 факт очрак булган. 2014 нче елда агуланулар саны 1584не тәшкил иткән.
Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, балалар һәм үсмерләр арасында алкогольдән агуланулар саны кимегән. 2015 нче елда 14 яшькә кадәрге балалар арасында 36 очрак теркәлгән, 2014 нче елда ул 44 булган. Үлем очраклары юк.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгышында бу мәсьәләгә тукталып, агуланулар саны кимүе уңай күренеш булуын билгеләп узды. “Аеруча балалар арасында агуланулар саны кимүе сөендерә. Шулай да әлегә проблемага җитдирәк игътибар юнәлтергә тиешле район һәм шәһәрләр дә кала. Балалар арасында агулануның 36 очрагыннан 14е Яр Чаллыга, 8е Казанга туры килә. Бу, әлбәттә, борчуга сала”, - диде Хөкүмәт башлыгы