2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү индикаторы һәм еллык күрсәткечләргә ирешкән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Юстиция министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
“Министрлык 2015 елда барлык күрсәткечләргә дә ирешкән. Бу юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтенең үтәлүен күрсәтә. Юстиция министрлыгы өстенлек биргән өлкәләрнең берсе — проект эшчәнлеген камилләштерү, аның сыйфатын арттыру. Законнар язу өлкәсендә республикада төзек система булдырылган”, - дип бәяләде ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеген Илдар Халиков.
ТР юстиция министрлыгы министры Лариса Глухова үзенең докладында билгеләгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Министрлар Кабинетының закон проектлары эшчәнлеге планы тулысынча үтәлгән.
2015 елда башкарма хакимият органнары закон проектларын план буенча гына түгел, ә планнан тыш та эшләгән. Шул рәвешле, ТР Министрлар Кабинетына өстәмә 28 закон проекты кертелгән. Лариса Глухова билгеләп узганча, планнан тыш әзерләнгән закон проектлар саны азайган.
“Статистика буенча, планнан тыш эшләнелгән закон проектлары 35 процентка кимегән. Кирәк булган очракта, хакимият эшчәнлегенең закон проектларын эшләү планына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр кабул итәм”, - дип билгеләп үтте ТР юстиция министры.
Ул шулай ук муниципаль хокукый актларның регистрга кертелмәү мәсьәләсен дә күтәрде. Бу муниципалитетларның намус белән эшләмәү нәтиҗәсе булуын ассызыклады ул.
Лариса Глухова сүзләренчә, муниципаль хокукый актларны регистрга кертү төп эшләрнең берсе булып тора. 2015 елда шундый 7,52 мең акт муниципаль регистрга кертелгән. Регистрны теркәү башланганнан алып (2009 елдан бирле), барлыгы 64 меңнән артык акт регистрга кертелгән.
“Закон проектлары эшчәнлеген камилләштерү һәм аның сыйфатын күтәрү министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада хакимият органнары эшенең бу өлкәдә җайга салынган системасы төзелгән, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Булган кимчелекләргә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре 2013, 2014 ел нәтиҗәләренә караганда яхшырак. Ышанам, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, булган кимчелекләр тулысынча бетерелер”, - дип йомгаклады ул.