Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнаша

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу. 

Искәртик, Бөтендөнья икътисадый форумы 2016 елда Швейцариядә 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә. Форумның төп темасы - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Форумда шулай ук региональ иминлек, климат үзгәрешләре, глобаль икътисадый үсешнең "яңа нормаль халәте", эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз барачак. 

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының тантаналы ачылуында катнашуы көтелә, чарада Crystal Award Ceremony бүләкләрен тапшырачаклар, шулай ук форум ачылуы уңаеннан концерт күрсәтелә. 

Давоста Рөстәм Миңнеханов шулай ук эшлекле очрашулар, кара-каршы сөйләшүләр, берничә дөньякүләм компания вәкилләре белән очрашулар уздыруы планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International