Рөстәм Миңнеханов RISE Capital AB инвестицион төркеме җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов RISE Capital AB инвестицион төркеменең идарәче директоры Дмитрий Чикишев белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Инвестицион төркем җитәкчелеге транспорт инфраструктурасы объектларын булдыру проектларын гамәлгә ашыру өлешендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International