Татарстанда суднолар өчен үзлелеге түбән булган ягулык реализацияләүгә каршы көрәшәчәкләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте. Искәртәбез, 2015 ел эчендә Татарстанда мондый ягулык сатучы 84 автомобильләргә ягулык салу станциясе ачыкланган.
Коллегия утырышы Казандагы "Корстон" комплексында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тоткан һәм быелга бурыч-максатлар билгеләгән министр Фәрит Габделганиев, былтыр Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый стратегиясе кабул ителүен искәртеп, икътисад үсешенең экологиягә юнәлтелгән булуы шарт, бу юнәлештә әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасы мөһим роль уйный, дип ассызыклады. Аның әйтүенчә, бүген әлеге система дәүләт экология күзәтчелеген нәтиҗәле гамәлгә ашыру мөмкинлеген булдыра. Министрлык заманча спутник һәм лаборатор җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, былтыр автомобильләр һәм махсус җайланмалар паркы яңартылган, Татарстан территориясендә даими авиаочышлар башкару мөмкинлеге бар. Һичшиксез, боларның барысы да министрлык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген сизелерлек дәрәҗәдә арттырды, диде министр.
Фәрит Габделганиев китергән мәгълүматларга караганда, дәүләт экологик контроль максатында үткәрелгән инспекторлык тикшерүләре нәтиҗәсендә былтыр Татарстанда ачыкланган хилафлыклар саны 7 меңнән артып киткәнлеге фаш ителгән, шулардан 96 проценты уңый якка хәл ителгән. 644 предприятие һәм оешма административ җаваплылыкка тартылган, суд карары белән 104 предприятие эшчәнлеге туктатылган. Министрлыкның хокук саклау органнарына тапшырылган материаллары буенча 10 җинаять эше кузгатылган.
2015 елда суд приставларына гомуми 5 млн сумга башкарма документлар юлланган. Әмма әлеге сумманың 13 проценты гына түләттерелгән. Бу уңайдан Фәрит Габделганиев Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә әлеге юнәлештәге эшне көчәйтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Ул узган атнада министрлык Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалануын искәртеп, тиздән Россия салым федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән дә шундый килешү күздә тотыла, бу экологик күзәтчелек нәтиҗәлелеген күтәререгә һәм экологик түләүләрне җыюны арттырырга ирек бирәчәк, дип билгеләп үтте.
Министр сүзләренчә, былтыр гомумтаралган файдалы казылмалар карьерларын рөхсәтсез эшкәртүнең 243 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 37 оешма административ җаваплылыкка тартылган. Бу төр “кыргый” карьер урыннарының күпчелеге Баулы, Аксубай, Питрәч, Әлмәт һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында ачыкланган.
Фәрит Габделганиев, автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә суднолор ягулыгы сату проблемасына тукталып, бу ягулыкның автотранспорт өчен куелган экологик таләпләргә туры килмәвенә басым ясады. Тиздән республикада әлеге проблема автомобиль транспорты өчен бу ягулыкны сатуны тулысынча тыю белән хәл ителергә тиеш, әмма бу мәсьәләнең хокукый яктан федераль дәрәҗәдә җайга салынуы шарт, диде.
Утырышта төп нотык белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та чыгыш ясады. Ул китергән саннарга караганда, былтыр идарә тарафыннан 411 тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә табигатьне саклау законнарын бозуның 440 очрагы ачыкланган, шуларның 395е куелган вакыт эчендә хәл ителгән. 183 юридик зат, 258 вазифаи зат, 56 физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге очракларның күпчелеге атмосфера һавасына, судан файдалану һәм калдыкларга туры килгән.
Гомумән алганда, былтыр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен административ түләүләрдән Татарстан Республикасы бюджетына 870,4 млн. сум акча кергән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге утырышта республиканың табигатьне саклау ведомстволарының узган елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, алар тарафыннан зур күләмдә эш башкарылуын, шул ук вакытта табигать ресусрларыннан дөрес файдалану, аларны саклау һәм торгызу, татарстанлыларның экологик иминлеген күтәрү мәсьәләләренең көнүзәк булын ассызыклады. Ул, Татарстанның индустриаль республика икәнлегенә игътибарны юнәлтеп, әйләнә-тирә мохиткә тискәре техноген йогынты да зур, дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы дип игълан ителүен искәртеп, республикабыз – округтагы иң күп сулыклары булган төбәкләрнең берсе, без бу байлыктан тулысынча файдаланмыйбыз, диде. Ул су саклау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруның быел да Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында дәвам итәчәген искәртеп үтте. “Экологик күзәтчелек органнарына яр буе территорияләрендә төзелеш алып бару эшчәнлегенең законлылыгын тикшеренүне һәм тикшереп торуны арттырырга кирәк булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә уңаеннан. Аның сүзләренчә, соңгы 10-15 елда республикада каты көнкүреш калдыклары өчен 50ләп полигон булдырылган, әмма алар бик тиз тула. Президент, бу теманың җитдилегенә, актуальлегенә игътибарны юнәлтеп, чүп-чарны төрләргә аерып җыюга, бу процеска халыкны җәлеп итү эшен дәвам иттерүнең мөһимлегенә басым ясады. Эшне дөрес итеп җайга салсаң, калдыклар да – бизнес, бу эшне системалы төстә алып бару кирәк дигән фикердә ул.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында атмосфера һавасын саклау мәсьәләсенә дә тукталды. Ул “Евро 4” стандартлы ягулык әйләнешенең июль аена кадәр озайтылуын, Татарстанда “Евро 5” стандартлы мотор ягулыгының җитәрлек күләмдә җитештерелүен искәртте. Президент республикада автотранспорт өчен каралган экологик таләпләргә туры килми торган, суднолар өчен үзлеге түбән булган ягулык сату белән шөгыльләнгән автомобильгә ягулык салу станцияләре булуына игътибарны юнәлтте.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев докладында билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген шундый 84 ягулык салу станциясе ачыкланган. Рөстәм Миңнеханов бу төр ягулыкта күкертнең зур күләмдә булуын ассызыклап: “Без үз-үзебезне агулыйбыз, әлеге ягулык һаваны пычратып кына калмый, автомобильнең двигателенә дә зыян сала. Моның белән көрәшергә кирәк. Ачыкланган автомобиль ягулыгы салу станцияләре арасында зур фирмаларга караганнары юк. Эре компанияләр суднолар өчен каралган мотор ягулыгын сату белән шөгыльләнергә рөхсәт бирми”, – диде. Шул ук вакытта ул әлеге проблеманың Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча актуаль булуын билгеләп үтте.
Яшәү тирәлеген уртак тырышлык белән генә яхшыртырга мөмкин, дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш ахырында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.