Рөстәм Миңнеханов Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтчелек советы утырышында катнашты

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерциячел булмаган автономияле оешмасының Күзәтчелек советы утырышында катнашты. 

СИА Күзәтчелек советын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды (Мәскәү өлкәсе, "Ново-Огарево" резиденциясе).

Утырышта Стратегик инициативалар агентлыгының 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар, аерым алганда Илкүләм технологик инициативаны гамәлгә ашыру, халыкара стандартлар нигезендә кадрлар әзерләү һәм эшлекле мөхитне яхшырту турында сүз барды. 

Владимир Путин искәрткәнчә, узган елда СИА ның актив катнашында гомумән Илкүләм технологик инициативаның "юл карталары" башкарылды, закон һәм норматив базалары җитди үзгәрешләр кичерде. Илкүләм инвестицион климат рейтингы урыннарда, Россия Федерациясе субъектларында, бизнеска ярдәм итү буенча хокук файдалануны бәяләүнең объектив механизмына әйләнде. 

Владимир Путин шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгының халыкара стандартлар нигезендә кадрлар әзерләүгә керткән зур өлешен ассызыклады. 

"2019 елда Казанда дөнья беренчелеген, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулауны мөһим вакыйга дип саныйм, әйткәнемчә, ул илебезнең һөнәри белем бирү системасын үстерүгә, эшче профессияләр абруен күтәрүгә яхшы этәргеч булачак, дип саныйм", - дип әйтте Россия Президенты. 

Доклад белән "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерциячел булмаган автономияле оешма генераль директоры Андрей Никитин чыгыш ясады. 

Тулырак мәгълүмат Россия Президентының рәсми порталында - http://www.kremlin.ru/events/president/news/51167

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International