Татарстан Республикасында 2016 елда капремонт программасы буенча гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. м булган 830 күп фатирлы торак йортны төзекләндерү планлаштырыла.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республикада 1,9 млрд. сумга 95 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 589,6 млн. сумга 52 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары капиталь ремонтланачак. Төзекләндерелә торган мәктәпләр исемлегенә 80 муниципаль һәм 15 махсус (коррекцион) мәктәп керде.
2016 елның 29 гыйнварына эшләр 119 объектта башланган (72 гомуми белем бирү учреждениесе, 13 коррекцион мәктәп һәм 34 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары).
Моннан тыш, 2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерен (51,10 млн. сум) капиталь ремонтлау, ике балаларны савыктыру лагерен төзү (25 млн. сум) һәм бер балаларны савыктыру лагерен реконструкцияләү (15,4 млн. сум) каралган.
Агымдагы елда 27 яшүсмерләр клубын ремонтлау планлаштырыла. Ремонт эшләре 23 объектта башланган.
2016 ел программасында – сыер абзары һәм яшелчә-бәрәңге саклау урыннарын ремонтлау, силос-сенаж траншяләрен төзү каралган.
235 сыер абзары һәм 30 яшелчә-бәрәңге саклау урыннарын ремонтланачак.
Моннан тыш, 132 силос-сенаж траншеяләре төзелә (204,4 млн. сумга, алардан Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 61,3 млн. сум; авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәбенә - 143,1 млн. сум).