Күчемсез милек өлкәсендә соңгы елларда тәртип булдырылса да, җир мөнәсәбәтләрендә эш бик күп әле. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде. Коллегия республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Министрлык коллективын 25 еллык юбилей белән котлап, Илдар Халиков, 2015 нче елда министрлык алдына куелган барлык бурычлар тулы күләмдә үтәлгән, - диде. Ул 2016 нчы елга билгеләнгән бурычларга тукталды. Аларның берсе – дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге предприятиеләрнең эшчәнлегенә контроль нәтиҗәлелеген арттыру. “Кызганычка каршы, муниципаль унитар предприятиеләр дәрәҗәсендә күп кенә контроль элементлары кулланылмый”, - дип белдерде ул.
Хөкүмәт җитәкчесе компанияләрнең бүлендек предприятиеләре белән идарә итү методологиясен эшләү әһәмиятен билгеләп узды. “Дәүләт системасында да, дәүләт катнашындагы предприятиеләр системасында да контрольне җайга салу зарур. Бу казначылык, хисапчылык системаларына да кагыла”, - диде ул.
Министрлыкның тагын бер мөһим юнәлеше булып, дәүләт катнашында компанияләр белән идарә нәтиҗәлелеген арттыру тора, дип белдерде Илдар Халиков. Ул билгеле бер юнәлеш өчен җавап бирүче тармак министрлары, җитәкчеләренең җаваплылыгын арттыру турында сөйләде.
Илдар Халиков шулай ук файдаланылмый торган күчемсез милек объектларына бәйле проблеманы билгеләде. “Без сезнең тәкъдимнәр буенча бу объектларны муниципаль милеккә күчерергә һәм муниципаль район территориясендә урнашкан хосусый оешмаларга сатарга әзер. Без бу объектларның эшкә җигелүен телибез, алар муниципалитет территориясендә технопарклар булдыруга, башка максатларга да яхшы мәйданчыклар була алыр иде. Дәүләт акчасына төзелгән биналар еллар буе тик тора алмый”, - диде ул.
Премьер-министр җир мөнәсәбәтләре үсешен җайга салу мәсьәләсенә тукталды. “Кызганычка каршы, кулланылмый торган җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәү буенча эш сузылды. Эшне тәртипкә салырга кирәк”, - дип, ул бүген Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, авыл хуҗалыгы җирләре буенча эш алып баруын билгеләде. Муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Илдар Халиков аларның һәркайсы территориясендә мондый җирләр булуын һәм бу мәсьәләне хәл итү артык чыгымлы булмавын белдерде.
Илдар Халиков чыгышында аренда түләүләре буенча бурыч үсүе проблемасын кузгатты. “Аренда хаклары буенча бурычлар була алмый, я ул вакытында түләнергә, я аренда килешүләре гамәлдән чыгарылырга һәм җир башкаларга тәкъдим ителергә тиеш. Бүгенге көндә түләнмәгән аренда хакы 671,5 млн сум тәшкил итә. Бу мәсьәләдә күпкә катгыйрак дисциплина булырга тиеш ”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.