Банкларга ярдәм итүдә кертем салучыларның өлеше компенсация кебек каралырга мөмкин

2016 елның 5 феврале, җомга

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы bail-in механизмын өйрәнә башлады гына әле. Әлеге механизм - банкротка якын булганб Банкларга ярдәм итүдә кредиторларның катнашуы, дип белдерде журналистларга финанслар министры ярдәмчесе Светлана Никитина. Аның сүзләре буенча әлеге механизм кертелгән очракта, ул  кертем салучыларга өстәмә компенсация кебек каралырга мөмкин.

Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев бүген хәбәр иткәнчә, Финанслар министрлыгы 100 млн. сумнан ким булмаган эре кертемнәрне проблемалы банкларның капиталына конвертацияләү мәсьәләсен тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International