ТР Президенты: «Кыска вакыт эчендә без сәнәгать җитештерүе күләмнәрен өч мәртәбәгә арттыра алабыз»

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

6-7 ел эчендә Татарстан сәнәгать җитештерүе күләмен өч тапкыр арттырырга сәләтле, дип ышаныч белән әйтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясап.

“Төп үсеш ноктасы – нефть һәм газ химиясе, беренче чиратта, “Татнефть” компаниясе һәм кече нефть ширкәтләре: алар күпләп нефть чыгаруны һәм ресурс базасы буенча җитди эшләүне кайгыртырга тиеш. Битумлы, сланец нефтьләре, яңа технологияләр буенча җитди эшләргә кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, 2017 нче ел азагында “ТАНЕКО” комплексында яңа объект төзү эшләре тәмамланырга тиеш, ә бу тагын өстәмә 6 млн. тонна нефть эшкәртеләчәк дигән сүз. Шулай ук, “Татнефть” һәм “ТАИФ-НК” компанияләренә быел авыр калдыкларны эшкәртү буенча комплексларны гамәлгә кертүне тәмамларга кирәк, диде ТР Президенты.

Республика башлыгы “Аммоний” комплексының проект куәтенә чыгу бурычын куйды. Аның әйтүенчә, якын арада ул рәсми төстә ачылачак. “Без бүген “Аммоний”ның икенче блогы төзелешен дәвам иттерү бурычын куябыз. Бу продуктка ихтыяҗ зур, газ химиясе үсеше кысаларында аңа “Газпром” һәм федераль үзәк тарафыннан ярдәм күрсәтелә”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Этилен” комплексы төзелеше әһәмиятен билгеләп үтте. Елына 600 мең тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән бу комплексны 2020 нче ел азагына файдалануга тапшыру ниятләнә.

Татарстан Республикасы Президенты чыгышында энергетика юнәлешенә тукталып, Зәй ГРЭС һәм Урыссу ГРЭСын реконструкцияләү, магистраль челтәрләр үсеше бурычы куйды.

Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасына 10 ел тулганын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бу вакыт эчендә 100 млрд инвестиция салынган, 20 завод эшли, 48 резидент бар. Президент 2020 нче елга бу күрсәткечләрне икеләтә арттыру бурычын билгеләде.

“Иннополис” проекты – зур проект. Югары Осланда, Лаеш районындагы махсус мәйданчыкларда актив эш оештырырга тиешбез. Свияжск мультимодаль логистика үзәген махсус икътисади зоналарның берсенә кушарга кирәк. Өченче зона булдырудан мәгънә юк. Бу мәйданчыкны кушсаң, яхшырак булачак. Анда су, тимер юл һәм автомобиль юллары да бар, шул ягы белән уңайлы”, - диде ТР Президенты.

Республика башлыгы моношәһәр статусын алган Чаллы шәһәре икътисады структурасын үзгәртү зарурлыгын да ассызыклады.

“Әлбәттә, “Иннокам” стратегик проекты. Ул федераль Хөкүмәттән хуплау табарга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республика Технологик үсеш агентлыгына мохтаҗ булуын һәм якын арада бу структураның булдырылачагын шәрехләде.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, күп кенә предприятиеләрнең экспорт мөмкинлекләре барлыкка килгән. “Экспорт үсеше өчен инфраструктура бар. Министрлыкларга товар җитештерүчеләр белән тыгыз эшчәнлек алып бару зарур”, - диде ул. Президент “Ростех” кебек эре корпорацияләр белән эшчәнлек алып бару мөһимлегенә дә игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 6-7 ел эчендә Татарстан сәнәгать җитештерүе күләмен өч тапкыр арттырырга сәләтле. Кече һәм урта бизнес Татарстанга бу юнәлештә үсеш өчен җитди этәргеч бирәчәк, дип саный ул. “Иң мөһиме, безнең “2030 стратегиясе” бар, аннан чыгып, алдагы эшебез өчен план корырга тиешбез”, - дип белдерде ул.

Р. Миңнеханов чыгышын тәмамлап, икътисадның реаль секторында эшләүче җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде. Ул катлаулы вәзгыятьтә дә сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калуга ирешкәнлекне, алда яңа җитештерүләр, яңа предприятиеләр – күләмле эш көтүен билгеләп узды.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников билгеләп үткәнчә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан сәнәгатенә ярдәм буенча зур эш алып бара. Ул барлык тармакларга да кагыла. 2008 елдан алып 2015 елга кадәр 109 сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренә 48 млрд. сумнан артык субсидияләр бирелгән.

Моношәһәрләр сәнәгате үсешенә аерым игътибар бирелгән. Шулардан: «ПОЗиС» АҖ, Алабуга автомобиль заводы, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Л.Я.Карпов ис. химзавод».

2015 елда Татарстан Республикасы моношәһәрләренә 7,7 млрд. сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелгән.

Дмитрий Овсянников искәрткәнчә, быел 2 февральдә, моношәһәр буларак, Чаллыда алдан баручы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыру турында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары имзаланган. Бу 10 меңгә кадәр яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International