РФ Финанслар министрлыгы валютада облигацияләрне булдырырга планлаштырмый

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы чит ил валютасында федераль займ облигацияләрен чыгарырга планлаштырмый, чөнки аларның кирәклеген, аларга мохтаҗлык күрми, дип сөйләде журнлаистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак.

"Без сумнардагы инструментларга яхшы гына мохтаҗлык күрәбез, ни өчен без киңәергә тиешбез", диде ул бу турыда бирелгән сорауга җавап итеп.

2016 елда Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 1 млрд. доллар күләмендә федераль займ облигацияләрен юаньнарда чыгару турында белдергән иде. Моңа кадәр ведомство җитәкчесенең урынбасары Максим Орешкин белдергәнчә, алар бары тик кытай инвесторлары сатып алу өчен чыгарылырга тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International