2016 елның 12 февралендә Россиянең финанслар министрлыгы һәм фәнни-тикшеренү финанс институты "Бухгалтер исәп-хисапларының федераль стандартларын эшләп чыгару стратегиясе" мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чарада 80гә якын бухгалтер хисабы, аудитор оешмалары, югары белем бирүче учрежденияләр, үзләрен-үзе җайга салуча оешмалар вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл кысаларында 2016-2018 елларга бухгалтер хисабының федераль стандартларын эшләп чыгару программасының проекты тикшерелде. Әлеге проект Федераль заонга туры китереп эшлщп чыгарылган. Бу турыда фикер алышулар һәм механизмны кертүнең максатка туры килүен дә тикшерделәр.