Сумның агымдагы торышы бүгенге көндә нефтькә бәяләр белән хәлне чагылдыра, нефтьнең баррель өчен 30 долар тирәсендә тотрыклы булуы сумның берникадәр стабильләшүенә китерде, дип белдерде журналистларга Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.
"Безнең Үзәк Банк сәясәтенең төп элементы - валюта курсының үзгәрүчән булуы. Түләү балансының теге яки бу якка үзгәрүе шунда ук яңа тигезләнү таба, дигән сүз бу. Үз чиратында бу вакытның конкрет аралыгында тышкы шартларны үзәрмәсә, курс динамикасы күпкә үзгәрмиячәк икәнен аңлата", - диде ул Красноярскта узган икътисади форум кулуарларында.