2016 ел бюджеты дефициты Тулай төбәк продуктының 4% тәшкил итергә мөмкин

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Ел ахырына кадәр нефть бәясе үзгәрешсез калса, 2016 елга федераль бюджет дефициты Тулай төбәк продуктының 4% тәшкил итергә мөмкин, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.

"Әгәр дә нефть бүгенгедәй дәрәҗәдә калса, монда инде 4% артык дефицит (РФ бюджеты) турында сөйләшергә мөмкин булачак", - диде Орешкин Красноярскидагы икътисади форум кулуарларында.

Brent маркалы нефтькә, базарның төп индикаторына, бәя соңгы көннәрдә баррель өчен 32,5-34,5 доллар күләмендә тотрыклыланырга тырыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International