2016 ел бюджетының кытлыгы нефть бәясе 40 доллар булганда ТТП 3% күләмендә калдыру буенча максат үз көчендә

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең барлык социаль бурычлары 2016 елда финанс ресурслар белән тәэмин ителгән, шул ук вакытта 2016 ел бюджетының кытлыгы нефть бәясенең баррель өчен 40 доллар булганда ТТП 3% күләмендә калдыру буенча максат үз көчендә кала, дип белдерде Россия Федерацисенең финанслар министры Антон Силуанов. "Беренче чиратта без акчаны инде кабел ителгән карарларны ашыруга юнәлтәчәкбез, өстәвенә җәмгыять каршында булган һәм без үти алган йөкләмәләрне дә без үтәргә тиешбез. Барлык социаль бурычлар да финанс ресурслары белән тәэмин ителергә тиеш һәм ителәчәк тә - бу безнең төп бурычыбыз. Болар арасына пенсия дә, социаль пособияләр дә керә, алар без башка уйлаганнан бюджетта бераз күбрәккә индексацияләнде", - дип белдерде Силуанов матбугат хезмәткәрләре өчен уздырылган брифингта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International