Рөстәм Миңнеханов: Иннополисны алга таба үстерү республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып кала

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Иннополисны алга таба үстерү республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара ТР муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды. 

Коллегия утырышында шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Россия почтасы" ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлаштыру өлкәсенә багышланганкүргәзмә белән танышты.

Төп доклад белән ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, тармакның 2015 елда тулаем кереме 49 млрд. сумнан артты, бу 2014 ел белән чагыштырганда 1,5 % ка артык. Быел әлеге күрсәткеч 52 млрд. сум тәшкил итергә тиеш. 

Татарстан халкына 60 миллионнан артык электрон хезмәте күрсәтелде, дип билгеләде министр. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 84 % ка артык. Электрон түлоәүләр суммасы 6,5 млрд. сумга хәтле икеләтә артты. Электрон хезмәт күрсәтүдән социаль-икътисадый нәтиҗә 7,9 млрд. сумга исәпләнә. 

Р.Шәйхетдинов сүзләренчә, бүгенге көнгә edu.tatar.ru порталында 900 мең файдаланучы теркәлгән - мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар, аларның ата-аналары, мәгариф хезмәткәрләре. 2015 елда "Мәктәп картасына" Түбән Кама һәм Чаллы кушылды. Проектта 108 мәктәп икәпләнә. 

2015 елда "Табиб кабул итүенә язылу" хезмәтен 5,9 млн. кат файдаланганнар - бу алдагы елдан 1,5 мәртәбә артык. Табибка электрон язылу Татарстан Республикасындагы бөтен электрон язылуларның 71,2 % тәшкил итәләр.     

"Ачык хөкүмәтнең" популяр механизмы - "Халык контроле" Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта системада хәбәр итүләр 53 категория буенча кабул ителә. 2015 елда "Коррупция" тармагы буенча яңа категорияләр кертелде. 2015 елда 29 меж хәбәр басылды, 73 % на "Мөрәҗәгать хәл ителде" дигән статус теркәлгән. 

"Былтыр җәй РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында яңа шәһәр - Иннополисны ачу узды. 2015 елда  аның территориясендә 34 компания теркәлде, республика дәрәҗәсендә 96  млн. сум салым җыелды", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкка аерым тукталды. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга мөрәҗәгать итеп, ул ассызыклаганча, барлык күрсәтелгн хезмәтләр турында хисап, идарәче компанияләр һәм ТСЖ турында мәгълүмат бердәм системага кертелергә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты бу эшкә Прокуратура хезмәткәрләренә дә кушылырга кушты.

Р.Миңнеханов «Халык контроле» системасы эшен уңай бәяләде. «Без эшне киңәйтергә, үсешнең өстенлекле векторларын билгеләргә, бу системаның реаль эшләвен таләп итәргә кирәк, кешеләр аның эш нәтиҗәләрен күрергә тиеш. «Халык инспекторы» һәм «Мәктәп патруле» юнәлшләре әйбәт эшли. Аларга актив рәвештә ярдәм итәргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген кибериминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Республика территориясендә күп кенә җитди предприятиеләр урнашкан, шуңа күрә мәгълүмат һәм ресурслар сакланышын тәэмин итү мөһим, дип белдерде ул. Рәсми саннарга караганда, бүгеня Россиягә миллионга якын ИТ-белгечләр җитми. Татарстан Республикасы Президенты исәпләвенчә, бу проблеманы хәл итү өчен Иннополистагы бер университет кына җитми, республиканың башка югары уку йортларын да җәлеп итәргә кирәк.

Коллгеия азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм казанышларга ирешкәннәргә Татарстан Республикасының мактаулы бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International