Татарстан Премьер-министры Россия Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында чыгыш ясады

2016 елның 12 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында (Мәскәү) парламент тыңлауларында катнашты.

Парламент тыңлаулары РФ ФҖ, РФ Хөкүмәте һәм Россия Банкының икътисади үсешне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларына багышланган иде.

Парламент тыңлауларын Россия ФҖ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин уздырды.

Илдар Халиков парламент тыңлаулары барышында доклад ясады. Аерым алганда, ул 2015 елда федераль үзәктән төбәкләргә күрсәтелгән җитди ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Кризиска каршы план кысаларында 2015 елда республика өчен әһәмиятле булган проектларны гамәлгә ашыра алды, дип белдерде.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы хәбәр иткәнчә, барлык гамәлгә ашырылучы проектлар төбәк икътисадына ярдәм итте. “Татарстан потенциалын саклап кала алды һәм елны лаеклы төгәлләде, - диде ул.  – Республиканың тулай төбәк продукты 2014 ел дәрәҗәсендә сакланды. Сәнәгатьтә 100,4%ка үсеш бар, авыл хуҗалыгында да уңай динамика күзәтелә”.

Илдар Халиков шулай ук төбәктә төп капиталга инвестицияләр күләме сакланды, дип билгеләде.

“Шуның белән бергә төбәкләрдә бүген шартлар катлаулы, - диде ТР Премьер-министры. – Татарстан Республикасы бюджеты быелгы елга 5,8 млрд. сум дефицит белән кабул ителде. Беренче чираттагы һәм социаль –әһәмиятле чыгымнар үсә. Шуңа  федерация  субъектларына федераль үзәкнең ярдәме бик мөһим”.

Илдар Халиков уңай мисаллар да китерде. Бу, барыннан да элек, махсус икътисади зоналарның үсеше. Татарстанда “Алабуга” МИЗ эшли. Монда 48 компания-резидентлар урнашкан, зур инввестицион проектлар гамәлгә ашырыла, 5,5 мең эш урыны булдырылган.

Икътисадның иң төп “үсеш нокталары” буларак Илдар Халиков индустриаль парклар, технопарклар, бизнес-инкубаторларны атады.

Илдар Халиков фикеренчә,бүген төбәктә инфраструктура проектларының киләчәктәге  үсешенә ярдәм итү аеруча мөһим. Инфраструктурага инвестиция кертү – бу бер үк вакытта күп катнаш тармакларга ярдәм итү, нәтиҗәдә ул икътисадны ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International