2016 елда Татарстанда 830 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2016 елның 13 феврале, шимбә

2016 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы буенча 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Ремонтланган торак фондының  гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метр тәшкил итәчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 2016 елда республикада капиталь  ремонт ясалырга тиешле гомуми белем оешмалары һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре исемлегенә 95 гомуми белем оешмасы кертелгән.   

2016 елда бу исемлеккә шул исәптән 15 махсус (коррекцион) мәктәп тә керә. Бу объектларның капремонтына 1,9 млрд. сум акча каралган.

Моннан тыш, бу исемлеккә тагын 52 мәктәпкәчә балалар оешмасы кертелгән (капремонт өчен 589,6 млн. сум каралган).

2016 елның 12 февраленә эшләр 131 объектта башланган, шулардан: 76 гомуми белем мәктәбе, 14 коррекцион мәктәп һәм 41 мәктәпкәчә балалар оешмасы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр мәктәп директоры капремонт кысаларында объектында башкарылучы эшләр күләмен төгәл аңларга тиеш. Эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелергә тиеш, диде ул. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук хәбәр иткәнчә, 2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау, ике яңасын төзү һәм берсен реконструкцияләү планлаштырыла.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларына ясалачак капиталь ремонтның планлы сроклары үтәлешен күзәтеп торырга кушты, сезон башланганчы алар әзер булырга тиеш, диде ул. Аның фикеренчә, бу объектларда капиталь ремонт мәсьәләсе генә түгел, шулай ук иминлекне тәэмин итү проблемасы да, балаларга кагылышлы башка мәсьәләләр дә  җитди контрольдә торырга тиеш. 

Ирек Фәйзуллин 2016 елда булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт барышы турында да сөйләде. 8 һөнәри белем оешмасына ремонт ясалачак, финанслау күләме – 671,16 млн. сум.

2016 елда республикада яңа программа башлана – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарына капиталь  ремонт. 78 бинаны ремонтлау планлаштырыла, финанслау күләме – 98,5 млн. сум. 2016 елның 12 февраленә эшләр 41 объектта башланган.

Агымдагы елда «Парклар һәм скверлар» программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 52 объектны төзекләндерергә җыеналар, су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча – 19 муниципаль берәмлектә 19 объект.

Бу программа буенча Азнакай, Актаныш, Арча, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Лениногорск, Спас муниципаль районнарында, шулай ук Чаллыда һәм Казанда эшләр алып барырга ниятлиләр.

Рөстәм Миңнеханов су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча белдергәнчә, иң беренче чиратта бу зоналар халыкка хезмәт итәргә тиеш. Монда гражданнар өчен төрле хезмәтләр күрсәтелергә тиеш, диде ул, бу территорияләрне кешеләрне җәлеп итәрлек итеп корырга кирәк.

Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, су саклау зоналарын төзекләндерү өчен инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. Бизнес кызыксынырлык, шушы территориядә хезмәт күрсәтүне үстерерлек шартлар тудырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, шул ук вакытта мондый зоналар шәһәр төзелеш нормаларына, шәһәрнең һәм торак пунктның архитектур кыяфәтенә туры килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International