Бәяләр барлыкка килү мәсьәләләре икътисадның теләсә кайсы тармагында бик мөһим, әмма бу үзара исәп-хисаплардагы гаделлек мәсьәләләре генә түгел, мөмкин булган инвестицияләрне билгеләү дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелештә икътисадый нәтиҗәле проектларны эшләү һәм куллану, бәяләр барлыкка килү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә бүген Казанда (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында) узды, аны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень алып барды.
Михаил Мень тармак өчен актуаль мәсьәләләрне һәм фикер алышу темаларын билгеләде.
«Төзелеш тармагында бәяләр барлыкка килү системасын камилләштерү темасы бик актуаль, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының бәяләр барлыкка килүнең камил системасын булдыру, инвестицион процесста катнашучыларның барысының да мәнфәгатьләрен исәпкә ала торган заманча шартларга яраклашу фикерен тулысынча хуплыйбыз. Татарстан хезмәттәшлеккә әзер. Без фикер алышырга һәм Казанга килгән хезмәттәшләребезнең тәкъдимнәрен тыңларга әзер».
Татарстан Республикасында төзелеш тармагына килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җыелма региональ продуктта (ВРП) төбәкнең төзелеш комплексы 9,3%ны били. Безнең җыелма региональ продукт 1 трлн. 800 млрд. сум икәнне исәпкә алсаң, бу сан бик зур, дип төгәллек кертте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның төзелеш тармагында хезмәткә сәләтле халыкның 8% эшли, бу 105 меңнән артык кеше, диде Татарстан Президенты. Эшләр күләме 2015 ел буенча 285 млрд. сумнан артып китте, үткән ел белән чагыштырганда 100,1% тәшкил итә.
Эре проектлар арсында Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» инновацион үзәгенә бәйле проектларны, «Алабуга» махсу икътисадый зонасы объектларын, «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексын (Түбән Кама), ТАИФ-НКны, күптән түгел эшләтеп җибәрелгән «Аммоний» комплексын (Менделеевск), шулай ук торак төзелешен атады, шул исәптән социаль ипотека буенча да.
«Бәяләр барлыкка килү мәсьәләләре икътисадның теләсә кайсы тармагында бик мөһим, әмма бу үзара исәп-хисаплардагы гаделлек мәсьәләләре генә түгел, мөмкин булган инвестицияләрне билгеләү дә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Бердәм заказчы системасын кора алдык, республикада барлык капиталь ремонт объектлары, алар гына да түгел, Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ РТ) аша уза».
Минемчә, мондый үзәкләштерү республиканың башка министрлыкларына һәм ведомстволарына да эшне гадиләштерергә ярдәм итә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, проектлауга карата таләпләрне унификацияләү, шулай ук кабат кулланылучы проектлар базасын булдыру бик мөһим.
«Шундый база булдырылса, без анда үз базабыз белән катнашырга әзер», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер мәсьәләгә басым ясады: квалификацияле белгечләр әзерләү проблемасы.
«Бәяләр мәсьәләләре билгеле бер белемнәрне һәм күнекмәләрне таләп итә, моның өчен кирәкле квалификацияле белгечләр әзерләү зарур, - дип белдерде ул. – Без икенче ел инде Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «бәяләр инженирингы» буенча белгечләр әзерлибез. Бу – тармак өчен гаять мөһим тема».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада объектлар төзүгә юнәлдерелгән акчалар максатчан билгеләнештә. «Без төзелеш объектлары буенча «буялган акчалар» кулланабыз, аларның кайда йөрүләре даими рәвештә күзәтү астында. Шуның белән финансларыбызны югалту куркынычын киметәбез», - диде Татарстан Президенты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алсу Гайнетдинова, Россия Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Tретьяк, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Башкортостан Республикасының Төзелеш һәм архитектура дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов чыгыш ясады.