Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Директорлар советы эше барышында «Татнефть» компаниясенең гыйнвар аендагы бюджет үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2016 елның мартына бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар «ТАНЕКО» комплексын төзүнең барышы һәм киләчәктә үсеш стратегиясе турында фикер алышты. Хәзерге вакытта комплексның түбәндәге технологик җайланмаларын урнаштыру тәмамланып килә – акрынлап коксалау, нафта сплиттеры һәм нафтаны гоидрочистарту. Түбәндәге проектлар гамәлгә ашыруның актив фазасында: нафтаны изомерлау, ЭЛОУ-АВТ-6, ароматика алу комплексының беренче этабы, ароматиканы экстракцияләү, авыр газойльны гидрочистарту, коксалау, ДТ гидрочистарту, керосинны гидрочистарту һәм авыр нефть калдыкларын гидроконверсияләү.
Тулаем «ТАНЕКО» комплексы буенча китерелә торган материалларның хакын киметү һәм альтернатив продукция китерүчеләрне табу эшләре дәвам итә, башкарылучы төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатына контроль көчәя, хезмәт ресурсларын файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары күрелә.
Директорлар советы 2015 ел йомгаклары һәм компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре буенча «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышын уздыру мәсьәләләрен дә карады.