Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә тантаналы митинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, укучылар, “ТР студентлар лигасы”, “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Мәңгелек утка шәһәр кешеләре кызыл розалар һәм канәфер чәчәкләре алып килделәр. Алар һәлак булган Ватанны саклаучыларны башларын иеп искә алдылар. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
“Минем өчен Ватанны саклаучылар көне – иң зур бәйрәм. Өлкән буын безнең Ватаныбызны саклаган, яшьләр дә моңа әзер булырга, физик сәламәтлеген ныгытырга һәм яхшы укырга тиеш”, - диде “Татарстан Республикасының хәрби хезмәт һәм сугыш ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев.