Рөстәм Миңнеханов: «Чаллы үсә, барлык катлаулыкларны без җиңеп чыгачакбыз»

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла. 

2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча Чаллы шәһәр Советы утырышы башланганчы, Рөстәм Миңнеханов шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсен карады.

Күргәзмәгә үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен эшкуарлар, төзүчеләр, яшьләр, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләр куйган иде.   

Рөстәм Миңнехановка «Майтек-Изолюкс» компаниясенең түбәләр конструкциясен, sip-панельләрдән торган конструкцияне, Posi-Joist түбәләр конструкциясен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу җитештерүне куллану буенча күрсәтмәләр бирде.   

Төп нотык белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Катлаулы 2015 ел йомгаклары буенча төяп җибәрелгән сәнәгать продукцияск күләме 185,0 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 80,2 процент (Татарстан Республикасы буенча – 100,4 процент).

Чаллыны үстерүнең төп шарты – күп юнәлешле икътисадтан китү һәм аны киләчәктә дә диверсификацияләү. Моның өчен быел 28 гыйнварда Россия Федерациясе Хөкүмәте Чаллыда алдан баручы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыру турында мөһим карар кабул итте.  

Ел йомгаклары буенча башкарылган төзелеш-монтаж эшләре күләме 32,5 млрд. сумлык. 288,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 479 гаилә торак шартларын яхшырткан, шул исәптән 317бюджет өлкәсе хезмәткәрләре фатирлы булган.

4624 күп балалы гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән. 

2016 елда шәһәрдә түбәндәгеләрне эксплуатациягә кертергә ниятлиләр: «Гренада» паркында 50 метрлы йөзү бассейны (293,0 млн. сум); 13 универсаль спорт мәйданчыгы (33,9 млн. сум); Суар поселогында 300 урынлык күп функцияле үзәк (14,8 млн. сум). Шулай ук түбәндәгеләргә  капиталь ремонт ясалачак: 8 мәктәпкә (331,8 млн. сум); кадрлар әзерләү буенча 2 ресурс үзәгенә (134,8 млн. сум); 6 яшүсмерләр клубына (8,2 млн. сум); №2 шәһәр сырхауханәсенә (176,0 млн. сум); №7 поликлиникага (6,9 млн. сум); №3 поликлиникага (6,6 млн. сум).

2015 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 1 млрд. 128 млн. сумга 144 торак йорт ремонтланган (1,8 млн. кв.м).

Бүген Чаллыда 30 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты эшчәнлек алып бара, аларда 50 меңләп кеше эшли.  

Хисап елында индустриаль һәм сәнәгать паркларын үстерү эше дәвам иткән: «Мастер» КИП (257 резидент, 5 мең хезмәткәр, 2015 елда табыш – 28,9 млрд. сум), «Развитие» (18 резидент; 5се төзелеш башлаган), «Чаллы» (3 резидент, 30 млн. сумлык продукция) һәм «База оборудования».

Чаллыда үткән елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов тормыш эшчәнлегенең күп юнәлешләрен билгеләп үтте. Чаллы – белем бирү, балалар туу саны, яшьләр сәясәте күрсәткечләре һәм башка тармаклар рейтингы буенча республикада икенче урында.

Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең төп бурычы итеп кече һәм урта бизнесны үстерүне атады. «Нәтиҗәле җитештерүләр булдыру өчен безгә инвесторларны чакырырга кирәк. Менә бүген без  «Ростар»да булдык, мондый предприятиеләр күбрәк булырга тиеш», – диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Су саклау зоналары елында Чаллыга 100 млн. сум биреләчәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чаллыда онкология белән авыручылар өчен сырхауханә булдыру мәсьәләсе хәл ителү стадиясендә.

«Тулаем Чаллы үсә, барлык катлаулыкларны без җиңеп чыгачакбыз», - дип йомгак ясады ул.

Азакта Рөстәм Миңнеханов чаллылыларга сайлаулар барышында хуплаулары һәм ел дәвамында куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң яхшыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International