Татарстан Республикасында капиталь ремонт буенча эшләр 147 мәгариф объектында алып барыла

2016 елның 27 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында  2016 елда 4,7 млн. кв. метрлык 830 күп фатирлы торак йортны капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерү планлаштырыла. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәртте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 27 февраль көненә караган мәгълүматлар буенча капиталь ремонт эшләре 147 мәгариф объектында алып барыла, шуларның 79 - гомуми белем бирү мәктәпләре, 14 - коррекцион мәктәп һәм 44 - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. 

Барлыгы 2016 елда Татарстанда 1,9 млрд. сумга 95 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп (404 млн. сумга) һәм 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары (624,6 млн. сумга).

2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт үткәрү каралган (51,10 млн. сумга), 2 балаларны савыктыру лагере төзелеше (25 млн. сумга) һәм 1 балаларны савыктыру лагерен төзекләндерү планлаштырыла. 27 февральгә эшләр барлык объектта башланган.

Агымдагы елда республикада 43 мәдәният объектын ремонлау каралган. 27 февральгә 41 объектта эшләр башланган. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, "Парклар һәм скверлар" программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 52 объектны төзекләндерү каралган. Ул искәрткәнчә, 1 марта кадәр программа кысаларындагы объектлар исемлеген формалаштыру тәмамланырга тиеш. 

Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елында 19 муниицпаль районда 19 су саклау зонасы төзекләндереләчәк, дип билгеләде ТР төзелеш министры. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук републикада гражданнарны авария хәледәге тораклардан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында муниципаль районнардагы вәзгыять къзлегеннән хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International