Нефть бәясе баррель өчен уртача $29,69 тәшкил итте

2016 елның 1 марты, сишәмбе

2016 елның гыйнвар-февраль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 29,69 доллар тәшкил итте. 2015 елның гыйнвар-февраль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 51,81 доллар тәшкил иткән иде. 2016 елның февралендә Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 30,55 доллар тәшкил иткән иде, бу 2015 елның феврале белән чагыштырып караганда, 1,88 тапкырга кимрәк. Узган елның шушы ук вакытында ул баррель өчен 57,3 долар күләмендә тора иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International