Илдар Халиков “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 2016 елның 2 мартында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Бу чарада катнашучылар продукция сату өлкәсендә 2016 елга эш планын, шулай ук предприятиенең энергия ресурсларына чыгымнарын кыскарту буенча эшчәнлеген карадылар.

2016 елда компаниянең сәүдә йорты тарафыннан 5,29 млн. дал продукция сату планлаштырыла, бу узган елга караганда 106% тәшкил итә. Агымдагы елда компания алдында федерация субъектларында сатуның күләмен арттыру бурычы тора.

Директорлар советы утырышында энергия ресурсларына чыгымнарны киметү буенча мәгълүмат тәкъдим ителде. 2015 елда бу өлкәдә уздырылган чаралар нәтиҗәсендә ягулык-энергетика ресурсларына чыгымнар 7,4%ка кимегән. Бу чыгымнарны кыскарту буенча программа 2016 елда да дәвам итә. Ел нәтиҗәләре буенча икътисади нәтиҗәлелек 106,1 млн. сум тәшкил итәр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International