Татарстанда ел башыннан бирле 466,2 мең кв.м. торак тапшырылган

2016 елның 5 марты, шимбә

Татарстанда ел башыннан бирле 466,2 мең кв.м. торак тапшырылган, бу 2015 елның шул чорына карата 110% тәшкил итә. Шуның 76,3 мең кв.метры соңгы ике атнада гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан бирле 126 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау  кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн. сумлык 41 карар чыгарылган.

И. Фәйзуллин сүзләренчә аренда торагы төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 50,1 71 мең метрлы 32 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 12 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, 18ендә эчке эшләр алып барыла, 2сендә түбә корыла һәм тәрәзәләр куела.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 120 ветеран өчен 18 йорт төзелә: 9ы төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 8 объект, 1 объектта эшләр бик күп әле. Әлеге эшне даими рәвештә тикшереп торырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз аз калды. Бу кешеләр вәгъдә ителгән торакны беренче чиратта алырга тиеш. Күзәтеп торыгыз», - дип йөкләмә бирде Татарстан Президенты. 

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 99 йорт тапшыру планлаштырыла, шуларның 18ендә эшләр тәмамланган, диде министр. Башкарылган төзелеш-монтаж эшләрен исәпкә алып, калган 81 объектта ул 30 дан алып 70 процентка кадәр тәшкил итә.

Татарстан Президенты йортларның фасадларын бизәүгә игътибар бирергә кушты, бигрәк тә үзәк урамнарда урнашкан яңа төзелүче йортларда.   

Ирек Фәйзуллин аз катлы йортлар төзүгә дә тукталды. Республикада шундый 9 мең йорттан 1649ы эксплуатациягә кертелгән. 

Республикада өлеш кертеп торак төзү өлкәсендә контроль дәвам итә, диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Казанда Краснококшайский/Баруди урамнары киселешендәге 276 фатирлы торак йорт («ИТЦ» ҖЧҖ төзелеш алып бара), Бехтерев/З.Космодемьянская урамнры киселешендәге 146 фатирлы йорт («Фирма «Свей» ҖЧҖ), Павлюхин урамындагы 180 фатирлы торак йорт («Симфония» ТК) («Фон» ДК) һәм Бакый Урманче урамындагы 6 нчы 136 фатирлы йорт (блок-секция № 4) «Кояшлы шәһәр» ТК әзер диярлек. Чаллыда эшләр № 58/02 адресы буенча 360 фатирлы торак йортта («Химстрой» ҖЧҖ) тәмамланып килә.

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллы шәһәрдәре мэрларының шушы алданган фатир төзүчеләр белән атна саен очрашулар уздыру зарурлыгын исләренә төшерде. «Бу эш беренче урындагы мәсьәлә булырга тиеш. Һәр атна саен инициатив төркемнәр вәкилләре белән очрашырга, алар белән сөйләшергә, җентекләп барысын да тикшерергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, «Авыл клублары» программасы буенча барлык 45 объектта да эшләр оештырылган, шул исәптән 19ында – фундамент салына, 18ендә – диварлар корыла, 8ендә – түбә ябу эшләре дәвам итә. 

Планлаштырылган участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен корылучы 18 административ-торак комплексының 9ында эшләр башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International