2016 елның 15 февраленнән 14 мартына кадәр вакыт аралыгында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 33,38643, ягъни тоннасы өчен 243,7 доллар тәшкил итте. Россия Финанслар министрлыгы исәп-хисаплаулары буенча, Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2016 елның 1 апреленнән 15,4 долларга артып тоннасы өчен 54,9 доллар тәшкил итәчәк. Югары лайлалы нефтькә пошлина 6,2 долларга артып 4,2 доллар тәшкил итәчәк.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы сайтыннан алынды.