Татарстан Республикасында 2016 елның 18 мартына 512,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 106% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 832 фатирлы гомуми мәйданы 44,7 мең кв.метрлы 42 йорт файдалануга тапшырылган. Төзелүче объектларның 92се төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 36 объект. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы төгәллек керткәнчә, барлык объектлар да график буенча бара.
2016 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 50,1 мең кв. метрлы 32 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 12 объектта төзелеш эшләре тәмамланган, 18 объектта төзелеш-монтаж эшләре алып барыла, 2 объектта түбә ябалар, тәрәзәләрне утырталар.
Республикада Бөек Ватан сугышының 120 ветераны өчен 18 йорт төзү дәвам итә. Шулардан 10 объект әзер диярлек; 7 объект уртача әзерлектә; 1 объектта эшләр күп әле.
Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 331 ятим балага торак урыннарын бирү өчен сату-алу дәүләт контрактларын төзүгә торглар уздыру буенча документлар пакетын әзерләгән.
2016 елда 38 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 18 мартка 89 млн. 380 мең сумлык 26 сертификат рәсмиләштерелгән. Үткән ике атнада 12 сертификат рәсмиләштерелгән.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 99 йорт төзү планлаштырыла, 19ы файдалануга тапшырылган, тагын 80 йорт калган. Шулардан бүгенгә 32 йорт әзер диярлек, 30ы уртача әзерлектә, 18 йортта эшләр күп әле.
Ирек Фәйзуллин аз катлы йортлар төзүгә дә тукталды. Республикада шундый 9 мең йорттан 2 мең 5 объект эксплуатациягә кертелгән.
2016 елда планлаштырылган участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен корылучы 18 административ-торак комплексының 11ендә төзелеш-монтаж эшләре башланган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук өлеш кертеп фатир төзү объектлары турында да сөйләде.
Ул искәрткәнчә, өлеш кертеп фатир төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуы һәм күзәтчелеге буенча дәүләт вәкаләтләре муниципаль берәмлекләргә тапшырылган.
Казанда шундый бер йорт файдалануга тапшырылган, ул Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы тикшереп торуында. Бу 146 фатирлы торак йорт Бехтерев/З.Космодемьянская урамында урнашкан (төзелеш алып баручысы – «Свей» фирмасы» ҖЧҖ).
Казанда март аенда 180 фатирлы торак йорт тапшырылган, Павлюхин ур. № 2 («Симфония» ТК («Фон» төзелеш алып барган).
Казанда Краснококшайский/Баруди урамнары киселешендәге 276 фатирлы торак йорт («ИТЦ» ҖЧҖ төзелеш алып бара) төзелеп беткән, Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе техник регламентлар һәм проект документациясенә туры килү турында бәяләмә биргән инде. Казан Башкарма комитеты март азагына кадәр эксплуатациягә кертү өчен рөхсәт бирергә тиеш.
Чаллы шәһәрендәге 58/02 йорт буенча төп төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Төзелеш алып баручысы – «ЖСК Доступное жилье» Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе күрсәткән җитешсезлекләрне төзәтә .