Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкның директорлар советы Үзәк Банктан яңа кредит алуны хуплады

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкның Директорлар советы Россия Федерациясенең Үзәк Банкыннан 170 миллиард сум күләмендә яңа кредит җәлеп итүне хуплады, дип белдерде Россия Федерациясенең Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев журналистларга. 

"Берәр хәл була калса, тиз арада берәр гамәл кылу мөмкинлеге булсын өчен, агентлыкка Үзәк банктан өстәмә кредит алу турында карар кабул ителде", - диде Моисеев, кертемнәрне иминиятәштерү агентлыгы буенча директорлар советы утырышы нәтиҗәләре турында фикерләрен җиткереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International