Чит ил рейтинг агентлыклары Россиядән китәргә җыенмыйлар, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Берникадәр вакыт элек халыкара рейтинг агентлыклары Россиянең яңа кануннары буенча эшләргә әзер түгел дигән имеш-мимешләр булган иде. Мин бу сүзләрне дөрес түгел дип беләм", - дип белдерде Моисеев "Россиянең рейтинг өлкәсе: бүгенге торышы һәм үсеш мөмкинлекләре" исемле конференциядә.