Кайбер компанияләрнең начар сыйфатлы рейтинглары бюджет югалтуларына китергән

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы кайбер эмитентларның начар сыйфатлы рейтинглары бюджет акчаларының югалтуларына китергәнлеген ачыклады. Бу турыда Россия Федерациясенең Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев "Россиянең рейтинг өлкәсе: бүгенге торышы һәм үсеш мөмкинлекләре" темасына түгәрәк өстәл барышында белдерде.

"Әйе, чыннан да чыгымнар артачак. Ләкин, кызганычка каршы, моны кисәтеп булмый. Бу өлкәдә начар сыйфатлы рейтинглар аркасында бюджет алучылар байтак кына акча югалтуы сәбәпле Сезнең белән Безнең чыгымнарыбыз болай да артты", - диде ул, милли бәяләү буенча рейтинглауга эмитентларның чыгымнары турында фикерләрен җиткереп.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International