Табышка салым кимү сәбәпләре тикшерелде

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 22 март көнне Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Данил Волковта кредит оешмалары вәкилләре белән киңәшмә узды. Әлеге очрашу барышында 2015 елда һәм 2016 елның агымдагы периодында Татарстан Республикасы бюджетына кертелгән табышка салым кимүенең сәбәпләре тикшерелде.

Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасының Милли Банкы белгечләре һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International