2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак

2016 елның 26 марты, шимбә

2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

И. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елда 42 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау объектларына 5 мең 577 инспекцион тикшеренү уздырылды, шуның нәтиҗәләре буенча 11 районда 33 техник иминлекне бозу факты ачылды.  

Министр сүзләренчә, бүген 2016 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы эшләнгән. Программада 41 муниципаль берәмлек катнаша (Әлки, Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Сүз 830 йортка ремонт ясау турында бара. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту карала.

Ирек Фәйзуллин мәгариф учреждениеләренә һәм балаларны савыктыру лагерьларына капремонт турында аерым сөйләде. Быел 95 мәктәпкә (80 объектта эшләр алып барыла) һәм 53 балалар бакчасына (50 объектта эшләр башланган) ремонт планлаштырыла Шуның белән бергә подряд оешмалары тугыз балаларны савыктыру лагеренда ремонтка керешкәннәр һәм икесен төзи башлаганнар, берсендә реконструкция бара.

2016 елда ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча  8 мәгариф оешмасы планга кертелгән. 25 мартка 7 объектта эшләр башланган.

Мәдәният объектларына капремонт буенча эшләр күләме – 62%. Барлыгы 43 мәдәният учреждениесен ремонтлау карала.

Моннан тыш, 2016 елда 27 яшүсмерләр клубына, 78 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары биналарына һәм 29 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә ремонт планлаштырыла. 

Җылылыкның индивидуаль системаларына 1 мең 700 фатирны күчерергә ниятләнә, диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Шулай ук планда – 91 социаль өлкә объектында 151 казанны  алмаштыру.

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча 268,2 км су үткәрү челтәре төзү, 43 артезиан скважинасы бораулау һәм 45 су җыю манарасы кору карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International