Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Совет эше барышында 2016 елның ике аенда компания бюджетының үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2016 елның апрель аена һәм икенче кварталына бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар катламнарның нефть бирүен арттыру буенча эшләр торышы һәм скважиналар челтәрен тыгызлауның нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр. "Татнефть" ГАҖ 65 лицензияле кишәрлектә 87 ятмадан нефть чыгара, алардан Татарстан территориясендә 84 ятма һәм 61 лицензияле кишәрлек урнашкан.
Ел саен даими рәвештә нефтьне чыгару коэффициентын арттыру технологияләрен кертү аша хәзерге вакытта компания өстәмә 6,8 млн. тонна нефть чыгара, ягъни гомуми күләмнән 25 %. Нефть чыгару күләмен арттыруда горизонталь технологияләрне куллану уңышлы. Бүгенге көнгә 812 горизонталь скважина, 111 күп забойлы скважина һәм 356 яннан горизонталь скважина борауланган һәм файдаланыла.
2015 елда тулысынча планны үтәп Төньяк Әшәлче, Туймәткә һәм Олы Каменкада горизонталь скважиналар борауланган. Соңгы дистә елларда авыр чыгарыла торган нефть запаслары өлеше артты, әлеге ятмаларны уңышла файдалануны яңа технологияләрне кертү тәэмин итә.
Директорлар советы акционерларның еллык гомуми җыелышына 2016 елга финансларны хисаплауның халыкара стандартлары һәм бухгалтер исәп-хисабының Россия кагыйдәләре буенча аудит хисабын уздыру өчен аудиторлар фирмасын билгеләүгә кагыла торган мәсьәләләрне карадылар.