Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елда республика кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге һәм 2016 елга бурычлары турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, кулланучылар кооперациясе предприятиеләре эшчәнлегенең җыелма күләме 18 млрд. сум (2014 елга карата 113%) тәшкил иткән. 2016 елның ике ае эчендә бу күрсәткеч 2,5 млрд. сумга җиткән.
Җыелма күләмдә ваклап сату өлеше иң зуры (51%), 31%ы әзерләү эшчәнлегенә туры килә.
М. Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан Кулланучылар берлеге гадәттәгечә Роспотребсоюз системасында алдынгы урыннарда бара.
Мәсәлән, республика авыллары халкы бер ел эчендә 80 млрд. сумлык продукция җитештергән. 2015 елда әзерлек әйләнеше – барлыгы 7% (5,5 млрд. сум).
Үткән ел авыл кешеләренә бушлай орлык бирү программасы үзен уңай яктан күрсәтте, диде нотыкчы, быел да бу практиканы кабатларга кирәк.
Кулланучылар кооперацияләре республиканың барлык районнарында да эшләргә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Эшчәнлегенең барлык рәвешләрен дә үстерергә кирәк: сәүдәне дә, продукция эшкәртүне һәм әзерләүне дә. Безнең дистәләгән еллар буена җыелган тәҗрибәбез бар. Хәзер һәр районда белгечләр, әзерләүчеләр, җәмәгать туклануы, сәүдә хезмәткәрләре бар. Барысын да эшкә тартырга кирәк», - диде ТР Президенты.
Аның фикеренчә, бүген кулланучылар кооперациясен тулысынча алмаштырырлык система юк. «Сез әзерләүче оешмаларның җитешсезлекләре турында сөйлисез. Авылларда бу җәһәттән мөмкинлекләр бик күп. Кабул итү-әзерләү пунктлары челтәрен торгызырга һәм кешеләрне шул эшкә җәлеп итәргә кирәк. Шулай итеп, без артыгын сата һәм яңа базарлар таба алачакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аныңча, районнарда үз җитештерүләрен активрак үстерергә кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, коммерциячел файда алу кулланучылар кооперациясенең беркайчан да төп бурычы булмады. Бу структура аша җирле хакимиятләр иң беренче чиратта үзләренең халык алдындагы социаль йөкләмәләрен үтиләр иде. «Һәр авыл кибетенә кирәкле продуктларны китерергә, анда ассортимент минимумын тәэмин итәргә кирәк иде. Советлар чорында бу товарларның яртысы кулланучылар кооперациясе предприятиеләрендә җитештерелә иде», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты районнар башлыкларын бу юнәлештә эшне активлаштырырга һәм кулланучылар кооперациясенең элеккеге данын торгызырга өндәде. Бу эшчәнлекне тикшереп торуны ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Татарстан Кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттаховка йөкләде.