Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы эшен кешеләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә уңай дип танылган Россия төбәкләре арасына керүгә карамастан, җиңүне бәйрәм итәрлек сәбәпләр юк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә коррупция чалымнары буенча прокуратура органнары тарафыннан ачылган закон бозулар саны арту күзәтелә. Шундый ук хәл дәүләт финанс контроле ораннары тарафыннан да ачыклана.
Рөстәм Миңнеханов раслаганча, соңгы 5 ел эчендә дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә ачылган бозулар суммасы бер ярымга артты, ә башкарылган эшләр күләмнәре хакы – 16 мәртәбә. «Моннан тыш, бюджет акчаларын законсыз үзләштерү буенча хокук саклау органнары тарафыннан ачылган җинаятьләр саны кимеми. Коррупцион юнәлешле җинаятьләр саны өч мәртәбә диярлек арткан. Ришвәтчелек буенча гына да үткән ел 400дән артык факт ачыкланган», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бу саннар реаль картинаны чагылдырмый. «Коррупция җинаятьчел күренешләр белән генә чикләнми – бу тормышның барлык якларына да кагылучы киң төшенчә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, коррупциягә карата фикер йөрткәндә гражданнар чиста җинаять белән дәүләт хакимияте органнарының үз вазыйфаларын намуссыз башкарулары арасында аерма күрми. Кешеләр тышкы хәлләр аркасында килеп чыккан вакытлы икътисадый кыенлыкларга түзәргә мөмкин, әмма гаделсезлеккә тап булу хакимияткә карата ышанычны бетерүгә китерә. Бу үз чиратында хакимияткә каршы фикерләр үсүгә һәм экстремизм элементлары пәйда булуга китерергә мөмкин.
«Безнең бурыч – коррупцияне профилактикалау һәм аның күренешләрен китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерү буенча барлык чараларны күрү, шулай ук булган тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерү», - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел гыйнвар аенда В.В.Путин рәислегендә Коррупциягә каршы совет утырышы узды. Киңәшмә барышында бюджетның чыгым йөкләмәләрен тикшереп торучы структуралар эше нәтиҗәлелеген арттыру буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан ап-ачык бурычлар куелды. Эшнең өстенлекле юнәлешләре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бюджет акчаларыннан намуссыз файдаланган затларның баштагы этапларда шәхси кызыксынуларын, ялган һәм аффиляцияләнгән оешмалардан файдалану фактларын ачудан, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмаудан гыйбарәт.