Бүген "Корстон" КСКК мәйданчыгында партнерлык банкингы буенча эш төркеменең өченче утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский һәм башкалар катнашты.
Искәртик, эш төркеме 2015 ел көзендә оештырылды, аны Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский җитәкли. Эш төркеме составында РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Россия министрлыклары һәм ведомстволары, финанс һәм бизнес даирәләр вәкилләре бар.
Татарстанда партнерлык банкингын үстерү буенча "пилот проект" гамәлгә ашырылганга күрә, Казан эш төркеменең күчмә утырышын уздыру урыны булды.
Бүген эш төркеме республиканың бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән танышты һәм РФдә әлеге юнәлешне үстерү буенча тәкъдимнәрне карады.
Эш төркеме шулай ук 2016-2017 елларда РФдә партнерлык банкингын һәм аңа бәйле хезмәт күрсәтүне үстерү буенча "юл картасын" раслады.
Утырышта сәламләү сүзе белән Алексей Симановский һәм Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. ТР икътисад министры Артем Здунов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар нотыкларын укыды.
Утырыш тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, партнерлык банкингы мәсьәләсе Татарстан өчен генә түгел, ә гомумән Россия өчен дә әһәмиятле. "Америка һәм Европа базарлары безнең өчен ябык, һәм без яңа юллар эзләргә тиеш. Мондый мөмкинлекләребез безнең бар. Мин Россия Үзәк Банкы җитәкчелегенә әлеге эш төркемен оештыруы өчен рәхмәтле, һәм без бүген "юл картасын" расладык. Хәзерге законнар бу юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә, ләкин бу эш формасын коммерцияле банклардагы кебек икътисадый яктан кызыклы һәм файдалы итәргә кирәк. без бүген бик күп тәкъдимнәр ишеттек, аларны тикшерергә кирәк. Казахстан тәҗрибәсе бар, Ислам үсеш банкының ачык позициясе бар - алар өйрәтергә, сөйләргә, күрсәтергә әзер".
Алексей Симановский белдергәнчә, бүген гамәлдә булган Россия законы кысаларында партнерлык банкингы үсеше өчен мөмкинлекләр бар. "Әлеге хезмәтне күрсәтүче оешмалар бар. Без бүген "Амаль" финанс йортында күргәннәр, аларның уңышлы эшләве турында сөйли", - диде ул.
"Перспективаларга килгәндә, бүген расланган “юл картасы”, финанс эшчәнлегенең бу юнәлешен тагын да уңышлы һәм гадирәк итү өчен, законга төгәл үзгәрешләр кертү заруриятен өйрәнү турындагы позицияне үз эченә ала. Эш төркеме компетенциясенә, әлбәттә, законга үзгәрешләр кертү темасы керми. Тәкъдимнәргә килгәндә, бу ерактагы перспектива түгел дип санамыйм”, - диде Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары.