Илдар Халиков Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын арттыру буенча эшче төркем утырышын уздырды

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыру һәм ТРда "Ачык Татарстан" проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.

Бу чара ТР Министрлар Кабинетында булды.

Дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗәләр чыгарып, Илдар Халиков, Татарстанның бу өлкәдә элеккечә Россиядә лидер булуын билгеләде. Шуңа карамастан, үсешнең интенсив юлы кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

"Бер үк вакытта эшчәнлекнең берничә юнәлешендә, бигрәк тә ТКХ өчен түләү өлкәсендә, без әле һаман акрын тизлек белән барабыз һәм электрон рәвештә түләүләр бик аз өлешне тәшкил итә, - диде Илдар Халиков. - Төрле муниципаль берәмлекләр арасында  бик җитди аерма булу тагын да күбрәк борчый: 2-5%тан алып 40-60%ка кадәр. Бер республикада яшәп тә, бер төрле статуста һәм зур шәһәрләрдән бер төрле ераклыкта булып та, авыл районнарында күрсәткечләр төрле. Бу күренешнең сәбәпләрен анализларга кирәк".

ТР Премьер-министры башта бу проектның Татарстан Республикасы инициативасы булуын, бүгенге көндә аның гомумдәүләт статусы алуын билгеләде. Шулай итеп, РФ Президенты указ имзалады, аның нигезендә 2018 елга россиялеләрнең 70%ы хезмәтләрне электрон рәвештә алырга тиеш.

"Хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү халыкка уңайлы булсын өчен генә эшләнми. Монда күп бурычлар хәл ителә: коррупциягә каршы көрәш тә, хакимият эшенең ачыклыгын тәэмин итү дә, һәм башкалар да. Ләкин яңалык кертү һәрвакыт бераз катлаулы була. Ышанам, бүгенге фикер алышу бу мөһим юнәлешкә этәргеч бирер ", - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Алга таба электрон дәүләт хезмәтләр системасын модернизацияләү һәм аны халык арасында популярлаштыруның яңа алымнары буенча эшләр турындагы төп докладны ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International