Шулай эшләргә өндәүләргә карамастан, 2018 елга кадәр Хөкүмәт салымнарны арттырырга җыенмый, дип белдерде Россия Федерацмясенең премьер-министры Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" оештырган "Кандидат" мәгариф форумы барышында, дип хәбәр итә 28 март көнне РИА "Новости".
"Бүгенге көндә икътисадта четрекле хәлләр булуга карамастан, без моны аңлыйбыз, һәм тиешле сәяси карар кабул ителде... Әлеге карарның төп эчтәлеге бүгенге көндә Конституция буенча президентта булган вәкаләтләр кысаларында без 2018 елга кадәр салым йөкләнмәләрен күтәрү турында карар кабул итмиячәкбез, югыйсә моңа әйдәүчеләр булса да", - дип белдерде Медведев.