РФ финанслар министрлыгы Резерв фонды акчаларын тулысынча куллану куркынычын күрми

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2016 елда Резерв фонды акчаларын тулысынча куллану куркынычын күрми, дип белдерде финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.

"Резерв фондының сарыф итеп бетелүе - андый куркыныч юк", - диде Орешкин журналистларга, агымдагы елда Резерв фонды тулысынча сарыф ителергә мөмкин дигән шик белдергән Бөтен дөнья банкының чәршәмбе көнне бастырылган бәясе турында үз фикерен белдереп.

"Моннан артык (план белән чагыштырганда Резерв фондының чыгымнары - ред.) - куркыныч бар, сарыф итееп бетерү - юк", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International