Финанслар министрлыгы Россиянең рейтинг системасына күчәргә ниятли

2016 елның 9 апреле, шимбә

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы агымдагы елның икенче яртыеллыгында Россиянең рейтинг системасы эшләп китәр дип өметләнә. Ул дәүләт акчаларын банкларда урнаштыруны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

"Дәүләт компанияләре һәм дәүләт катнашы булган җитештерүчеләрнең акчаларын банк депозитларына урнаштыру турында без тәкъдимнәр әзерләдек - алар хәзер Хөкүмәттә... Дәүләт ресурларын алырга мөмкин булган банклар санын арттырдык без. Казначылык кына да мондый банклар исемлеген ике тапкырга арттырды", - диде финанслар министры Антон Силуанов АРБ съездында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International