2015 елда Татарстан Республикасы бюджетына 169,8 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе
 

Узган ел республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрдән һәм керем булмаган салымнардан кергән акча күләме 208,5 млрд сум тәшкил иткән - бу планның 101,8 процентка үтәлүен аңлата. Шуларның 169 млрд сумы республика бюджетын арттырган. Татарстан бюджетын баланслау өчен, федераль казнадан 9 млрд сум күләмендә “озын” кредитлар җәлеп ителгән. Салымнардан килгән керемнең 54 проценты федераль казнага, 46 проценты исә берләштерелгән бюджет кертемнәренә күчерелгән.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, узган ел бергә тупланган бюджет чыгымнары 248,9 млрд сум булган. Республика чыгымнары исә 211 млрд сум тәшкил иткән.

2015 елда хезмәт хаклары вакытында түләп барылган, 2016 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү буенча бурычлар юк иде, дип белдерде министр урынбасары.

Алексей Шишкин Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны файдалануынна аеруча да басым ясады. Әлеге акчалар, барысы да диярлек, файдаланып бетте, диде ул чыгышында.

Кредитларны каплау буенча да узган ел ныклы эш алып барган һәм, моның нәтиҗәсендә, Татарстанның вакытында түләмичә калган бурычлары юк. Аның каравы, республиканың гомуми бурычы 91,3 млрд сум тәшкил иткән. 2014 елдагыдан бу сумма 1,8 млрд сумга кимегән.

Дәүләт бурычын азайту һәм чыгымнарны киметү өчен, министрлык тарафыннан төрле норматив актлары булдырылган һәм закон проектлары тәкъдим ителгән. Шулай ук, идарә аппаратында оптимальләштерү дә чыгымнарны киметергә булышкан. “2015 елда идарә хезмәткәрләренең хезмәт хакы арттырылмады, 2016 елда да көтелмәячәк”, - диде Алексей Шишкин.

Быелгы нәтиҗәләргә килгәндә, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, милеккә булган салымнан кергән керемнәр күләме 20 процентка азрак булуын билгеләп үтте финанс министрлыгы вәкиле. Барлык салымнар буенча бу күрсәткеч якынча 6 процентны тәшкил итә.

Елның 2 нче квартылында, 1 нчесе белән чагыштырганда, чыгымнар 2 тапкыр диярлек артыграк таләп ителәчәк. “Укытучыларга җәйге яллары өчен түләргә кирәк булачак. Бюджет дефицитын да истән чыгарырга ярамый. 2,2 млрд сум күләмендә кредитларны да кайтарырга кирәк булачак”, - диде Алексей Шишкин депутатлар сорауларына җавап биреп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International