Илдар Халиков социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясенә резидентлар җәлеп итү мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.

Утырыш социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясенә резидентлар җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган иде.  

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференция режимында утырышта республика муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Бүген төп бурыч – потенциаль резидентларны җәлеп итү, дип саный Илдар Халиков.

Беренче гариза – “Хайер Апплаенсис Рус” ҖЧҖеннән. Икенче проект – “Кама АСК” ҖЧҖ компанияләреннән. Якын арада бу проектлар буенча документлар РФ Икътисади үсеш министрлыгына җибәреләчәк.

Алга таба ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев доклад ясады.

Социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясе 2016 елның 28 гыйнварында РФ Хөкүмәтенең 44номерлы Карары белән булдырыла. Чаллы Россиядә шундый статус алган беренче моношәһәр булды. Аның төп перспективалары – “КАМАЗ” ГАҖ предприятиеләре белән бәйле булмаган яңа җитештерү һәм эш урыннары булдыру.

РФ Хөкүмәтенең шушы ук Карары белән икътисади эшчәнлекнең рөхсәт ителгән төрләре исемлеге һәм резидентларның инвестицион проектлары өчен төп таләпләр билгеләнгән. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру Чаллы шәһәре чикләрендә башкарылырга тиеш.

Социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясе резиденты статусын алу өчен Чаллы шәһәре башкарма комитетына гариза бирергә кирәк.

Утырышта йомгаклау сүзе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясе – ул уникаль проект, ул уңышлы булсын өчен барысын да эшләү мөһим, моның өчен инвесторлар белән җитди эшләргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бизнес-берлек вәкилләренең социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясендә яңа җитештерүне булдыруның өстенлекләре турында  мәгълүматлылыкларын арттыру буенча эшне активлаштырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International