Рөстәм Миңнеханов: Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту – һәрчак дәүләт бурычы ул

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.   

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген төп бурыч – ветераннарга, аларның тору урыннарына крамастан, сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүнең мөмкинлеген тәэмин итү, яшь буынны патриотик тәрбияләү, ветераннарны яшьләр белән эшләүгә җәлеп итү.   

«Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту – икътисадый вәзгыятькә һәм сәяси конъюнктурага карамастан, һәрчак дәүләт бурычы ул», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстанда 65 мең 675 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши, шул исәптән – 2 мең 671 сугышта катнашучы һәм сугыш  инвалиды. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, үткән ел беренче чиратта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буларак илебез тарихына кереп калды. Юбилейга әзерлек кысаларында Татарстанда бик зур эшләр башкарылды, яңа проектлар гамәлгә ашырылды. Язмышлары Татарстанга бәйле сиксән Советлар Союзы Героена багышланган «Геройлар китабы»ның икенче томы бастырып чыгарылды. Моннан тыш, республика шәһәрләрендә һәм районнарында геройлар аллеяләре ачылды, «Безнең Җиңү» республика медиаконкурсы уздырылды, муниципаль районнарда һәм предприятиеләрдә Бөек Җиңүгә багышланган яңа музей экспозицияләре тәкъдим ителде.   

«Һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль паспортлар ачылды, аларда аларның тормыш шартлары, күрсәтелгән ярдәм чагылдырыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикадагы тантаналы һәм истәлекле чаралар республикада лаеклы дәрәҗәдә уздырылды. Йөз меңләп татарстанлы «Үлемсез полк», «Георгиевская ленточка», «Искә алу обелискы» бөтенроссия акцияләрендә һәм башка чараларда актив катнашты. Бу җәмгыятьтә ветераннарга карата рәхмәт хисе һәм ихтирам булуны, буыннар арасында өзелмәс элемтә барлыгын, патриотизм һәм халык каһарманлыгы өчен горурлык хисе булуны раслады». 

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев хәбәр иткәнчә, 2015 елның маеннан хәзерге көнгә кадәр 11 мең  164 Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булган. Ул заманның исән шаһитлары азайганнан-азая бара һәм безнең бурыч – һәркөн аларга игътибар һәм ихтирам булсын өчен тырышу, дип белдерде ул. 

В. Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бүген социаль хезмәт күрсәтүнең өстенлекле юнәлеше – ветераннар үзләре ияләшкән өй шартларында мөмкин кадәр күбрәк яши алсын өчен аларга өйдә хезмәт күрсәтү. Узган ел 4 мең 28 ветеранга һәм ветеранның тол хатынына хезмәт күрсәтелгән.   

«Көннән-көн ветераннарыбыз арабыздан китә бара. Алар белән даими рәвештә эшләргә кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 9 нчы Май бәйрәме алдыннан бар җирдә дә территорияләрне чистартырга, зиратларны һәм мемориаль һәйкәлләрне тәртипкә китерергә кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International