Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барды, чарада республика мунициципаль районнары вәкилләре катнашты.   

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та булды.

Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумында катнашучылар инвестор компанияләр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм республика территориясендә гамәлгә ашырылачак инвестицион проектларны карадылар. 

Арча муниципаль районы территориясендә эшчәнлекне үстерү һәм шунда эшләнә һәм гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар турында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, сэндвич-панельләр җитештерү заводы, «Арча» сәнәгать паркы, декоратив бетон җитештерү заводы проектлары һәм башкалар турында сөйләде.

«Казанда һәм Татарстан Республикасында кәрәзле элемтә челтәрләре һәм белешмәләр тапшыру өчен шәһәр эчендә инфраструктура булдыру» инвестицион проектын «Русские башни» компанияләр төркеме президенты Александр Чуб тәкъдим итте.

Утырышта катнашучыларга шулай ук Югары Ослан районында «Нариман» туристик-ял итү кластерын булдыру проекты да тәкъдир ителде. 

Логистик үзәге Лаеш районында булган соклар җитештерү заводын төзүнең инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында Benkons компаниясе генераль директоры (проект инвесторы) Ләйлә Нәүрүзова сөйләде. Искәртәбез, проект 2015 елның көзендә башланган, төзелеш мәйданчыгы Сокуры авылыннан ерак түгел урнашкан.

Аннары «Түбәтәй» татар милли ашлары халыкара брендын үстерү» инвестицион проекты, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексының 333 статьясы нигезендә җир кишәрлекләре алуга дәгъва кылучы проектлар каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International