Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарын чистарту буенча санитар-эклолгик ике айлык кысаларында шәһәр күләмендәге субботникта катнаштылар.
Финанслар министрлыгының ир-ат хезмәткәрләре министрлык янындагы җирләрне җыештырды, ә хатын-кызлар бүлмәләрдә тәртип урнаштырып, тәрәзәләр юды. Субботник тәмамлангач, бүлмәләр һәм ишек аллары чистартылып беткәч, хезмәткәрләрнең әлеге чарада актив катнашкан балалары кечкенә концерт оештырып сюрприз ясады.