“Татспиртпром” 2016 елның 1 кварталында табышын өчтән бер өлешкә арттырган

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында булды.

Утырышта узган ел өчен отчетны алдан раслау турында мәсьәлә каралды. Илдар Халиков компания эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен билгеләде.

Директорлар советы әгъзаларына “Татспиртпром” ААҖнең агымдагы елның беренче кварталы өчен эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

2016 елның гыйнвар-мартында “Татспиртпром” 6 млрд. 601млн. сумга продукция саткан.

Экспорт 2,5 тапкыр арткан.

Спирт җитештерү 796 мең дкл тәшкил иткән, бу Усад спирт заводының эшли башлавы белән бәйле.

2016 елның беренче кварталында салымнар һәм җыемнар түләү шулай ук арткан. Гыйнвар-мартта “Татспиртпром” барлык дәрәҗәдәге бюджетка 5 млрд. 334 млн. сум салым һәм акциз түләүләрен күчергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International