Татарстанда 2016 елның 1 кварталында физик затлар керемнәренә салым – 14 млрд. сум тәшкил иткән, 2015 елга карата 1,7 млрд. сумга арткан

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Салым органнары тарафыннан алып барыла торган керемнәрнең 2016 елның 1 кварталында керүе турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 2016 елның 1 кварталында 37,8 млрд. сум кергән (2015 елның 1 кварталында – 59,4 млрд. сум), федераль бюджетка быелның 1 кварталында –  45,7 млрд. сум (2015 елның шул чорында – 40,6 млрд. сум).

Марат Сафиуллин шулай ук физик затлар керемнәренә салым турында да сөйләде. 2016 елның 1 кварталында физик затлар керемнәренә салым килере – 14,0 млрд. сум, 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда – 1,7 млрд. сумга, ягъни 13,6%ка артык.

Мөлкәти һәм социаль исәптән алуларга бәйле рәвештә физик затлар керемнәренә салым 570,2 млн. сум күләмендә кире кайтарылган, былтыргыга караганда 64,9 млн. сумга артык, ягъни 12,8%ка.

Марата Сафиуллин сүзләренчә, бу арту хезмәт хакы артуга һәм эре оешмаларның дивидендлар түләвенә, шулай ук контроль чаралар нәтиҗәлелеге артуга бәйле.

2016 елның 1 кварталында физик затлар керемнәренә салым килере Актаныш, Алексеевск, Чүпрәле, Кайбыч, Мамадыш, Теләче муниципаль районнарында кимегән.

Марат Сафиуллин шулай ук 2015 елдагы декларация кампаниясе турында да мәгълүмат җиткерде. 159,9 мең декларация тапшырылган, физик затлар керемнәренә салым 145,6 млн. сум күләмендә тәэмин ителгән, үсеш –  45,2 млн. сум.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе РФ бюджет системасына бурыч турында да хәбәр итте. 2016 елның 1 гыйнварына ул – 13,122 млн. сум, 2016 елның 1 апреленә – 13,056 млн. сум тәгкил иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International