"Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Агымдагы елның беренче кварталына йомгаклар ясалды һәм май аена бюджет расланды. 

"Татнефть" ГАҖ нең 2015 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. 

Былтыр компаниянең Татарстандагы нефть чыгару урыннарында 26 млн 927 мең тонна нефть табылган, бу 2014 ел белән чагыштырганда, 2,7 % артыграк. Әшәлче ятмасында чыгарылган югары үзле нефть күләме 376 мең тонна тәшкил иткщн, 2016 елның 1 гыйнварына ьылылк алымнарын куллана башлаудан бирле 939 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган. "Татнефть" компанияләр төркеме буенча барлыгы 27 млн 249 мең тонна нефть табылган.

352 яңа бораулау скважинасы файдалануга тапшырылган.

Иярчен нефть газы табу күләме 899,5 млн кубометр тәшкил иткән.

Нетто-табыш (өстәмә кыйммәт салымсыз һәм экспорт пошлинасыз) 463 млрд сум тәшкил иткән. Саф табыш 85 млрд сумга җиткән. Түләнгән салымнар һәм барлык дәрәҗә бюжетларга түләүләр 263 млрд сум тәшкил иткән.

"Татнефть" компанияләр төркеме җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестицион программалар үтәлешенә 97 млрд сум акча тотылган, бу узган елгы дәрәҗәдән 28 млрд сумга артыграк. 

Утырышта аудит буенча комитет эше, җәмгыятьнең еллык гомум иакционерлар җыелышы, акцияләр буенча дивидендлар турында мәгълүмат тыңланды, компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International